Апаста пассажирлар куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмый
Районда ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атна эчендә куркынычсызлык каешын эләктермәгән 3 пассажир белән очрашкан.
(29 июль, “Апастово-информ”).
“Куркынычсызлык каешы - машинадагы иң мөһим элементларның берсе. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 һәм 5.1 пунктлары нигезендә, куркынычсызлык каешын куллану машина йөртүчеләргә дә, барлык пассажирларга да мәҗбүри. Закон таләбен, кагыйдәләрне үтәү киңәш ителә”, - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев