Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста правасыз шофер кабат салмыш килеш юлга чыккан

Районда ике көндә 3 салмыш шоферга беркетмә төзелгән. Аларның берсе руль артына кабат салмыш килеш утырган.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).


“29 ноябрьдә кичке сәгатьләрдә Иске Әнәле авылы янәшәсендә салмыш шофер белән очрашырга туры килде. Документларын тикшерә башлагач, аның әлегә кадәр дә аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткәне өчен җәзага тартылуы ачыкланды. Әлеге ир-ат кабат ялгышты. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә. Кабат руль артында салмыш килеш очраган өчен машинасыннан колак кагу җәзасы да кулланылырга мөмкин”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Мәгълүматлар буенча, районда үз законнары белән юлда йөргән ике шоферның машинасы конфискацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев