Апаста салмыш яшь шоферга беркетмә төзелгән
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлек булдыру максатыннан рейдларны дәвам итә. Салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары да кырыслана.
(20 июль, "Апастово-информ").
ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге сәгать 4тә район үзәгендә хәрәкәт итүче бер машинаны туктата. Тикшерү барышында шоферның исерткечләр кулланган булуы ачыклана. Юл сакчылары сүзләренчә, әлеге салмыш яшь шофернын тәҗрибәсе дә җитәрлек түгел. Шуның өстенә исерткечләр дә кулланган.
"РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ эш төзелә. Тәртип бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган ", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев