Апаста салмыш ир-атка беркетмә төзелгән
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлек булдыру максатыннан рейдларны дәвам итә. Салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары да кырыслана.
(3 октябрь,, "Апастово-информ").
ЮХИДИ хезмәткәрләре көндезге сәгатьләрдә район үзәгендә хәрәкәт итүче бер машинаны туктата. Тикшерү барышында шоферның исерткечләр кулланган булуы ачыклана.
"РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ эш төзелә. Тәртип бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган ", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев