Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш ир-атка беркетмә төзелгән

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлек булдыру максатыннан рейдларны дәвам итә. Салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары да кырыслана.

(6 январь, "Апастово-информ").


ЮХИДИ хезмәткәрләре көндезге сәгатьләрдә Караборнаш-Дәвеш юлында хәрәкәт итүче бер машинаны туктата. Тикшерү барышында шоферның исерткечләр кулланган булуы ачыклана. Юл сакчылары сүзләренчә, бу яңа елда очраган беренче салмыш шофер.

"РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ эш төзелә. Тәртип бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган ", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев