Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш ир-атка беркетмә төзелгән

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлек булдыру максатыннан рейдларны дәвам итә. Салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары да кырыслана.

(8 июль, "Апастово-информ").


ЮХИДИ хезмәткәрләре төнге сәгатьләрдә район үзәгендә хәрәкәт итүче бер машинаны туктата. Тикшерү барышында шоферның исерткечләр кулланган булуы ачыклана. Юл сакчылары сүзләренчә, әлеге салмыш ир-атның транспорт белән идарә итәргә бөтенләй хокукы юк.


"РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ эш төзелә. Тәртип бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган ", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев