Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш мотоциклчы очраган

Чираттагы салмыш транспорт йөртүче төн уртасында Каратунда очраган.

(20 март, “Апастово-информ”).

  Мотоцикл белән идарә итүче егетнең әле йөртү таныклыгы да булмаган, шул ук вакытта исерткеч эчемлекләр кулланган булуы ачыкланган.

  “19 яшьлек егет мотоциклына утырып юлга чыккан. Аның хәтта правасы да юк. Ул аны алырга өлгермәгән. Егет үзенең гомерен куркыныч астына куюын да, закон кырыслыгын да уйлап тормаган. Юл кагыйдәләре елдан-ел катгыйлана бара, ә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык арта. 2025 елда мотоциклчылар өчен яңа штрафлар һәм үзгәрешләр керде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев