Апаста салмыш шофер очраган
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы салмыш шофер белән иртәнге рейд вакытында очрашкан.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Апас үзәгендә иртәдән яхшы кәеф белән юлга чыккан шофер белән озаклап кына әңгәмә корырга туры килде. Аңа хәзер 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга правасыз калу куркынычы яный”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Рейдлар дәвам итә. “Бала – төп пассажир” акциясе белән беррәттән, салмыш шоферлар да игътибар үзәгендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев