Апаста салмыш шофер тоткарланган
Район үзәгендә шәхси машинасына утырып юлга чыккан салмыш шофер тоткарланган. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, ул төн уртасында исерткечләр кулланган халәттә руль артына утырган.
(19 июль, “Апастово-информ”).
“Шоферга беркетмә төзелде. Хәзер аны 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга правасыннан колак кагу җәзасы көтә”, - ди, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юлларда сак булыгыз, аек акыл белән йөрегез! Җәзаларның кырыс булуын онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев