Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш шоферга 45 мең сум штраф түләргә туры киләчәк

Юлларда тагын салмыш шофер очраган. Бу юлы ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерткечләр кулланган хәлдә утырган шофер белән Кызыл Тау – Тутай юлында очраша.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Ул үзенең хәлен бик тиз аңлый һәм медицина күрсәтмәсе бирүдән дә баш тарта.
-Исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен штраф күләме 30 меңнән 45 мең сумга кадәр артты. Машина йөртүче исерекме-түгелме икәнлеген тикшертүдән баш тарткан өчен дә шундый ук күләмдә штрафка тартыла, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев