Апаста салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары катгыйлана
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
(13 апрель, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган хөкүмәт комиссиясе утырышына район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары да кушылды.
Комиссия утырышы Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров җитәкчелегендә үтте. Биредә агымдагы елның 3 аенда юллардагы вәзгыятьнең торышы анализланды, иминлек, хәвефсезлекне тәэмин итү хакында сөйләшенде. Исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утырган шоферларга игътибарны арттыру, аларны массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктырту бурычы куелды.
Агымдагы елның 3 аенда район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. Вафат булучылар юк. Узган ел белән чагыштырганда имгәнүчеләр саны арткан. 3 айда 691 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. 178 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Штрафын вакытында түләмәгән 53 шофер да үз җәзасын алган. 16 шофер руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган. 4 шофер шул ук хатаны кабатлап, тагын суд каршына баскан.
Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе җитәкчесе Алмаз Тугушев әлеге өлкәдә җаваплылыкны тагын да арттыру, кисәтү чараларына басым ясау бурычын йөкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев