Апаста салмыш шоферны суд көтә
Март аеның чираттагы салмыш шоферы төш вакытында юл сакчыларына очраган.
(29 март, “Апастово-информ”).
Аны Каратун-Ябалак юлында хәрәкәт иткәндә туктаталар.
“Ир-атка беркетмә төзелде. Җәзаны суд билгели. Шоферга 30 мең сум күләмендә штраф һәм озак вакытка транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферлар белән көрәшү максатыннан халык белән аралашалар, рейдларга чыгалар, даими “Тоннель” операциясе уза. Ләкин, нинди генә кисәтү чаралары булдырсаң да, исерек килеш руль артына утыручылар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев