Апаста салмыш тракторчы правасыз калырга мөмкин
Салмыш килеш руль артына утыручылар очрап тора. Ни өчендер, аларны штраф күләме дә, правасыз калу да куркытмый.
(28 июль, “Апастово-информ”).
ЮХИДИ хезмәткәрләре Каратун янәшәсендәге кырда трактор белән идарә итүче тракторчы белән очраша. Тикшерү барышында аның салмыш булуы ачыклана.
“Руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган райондашыбызга беркетмә төзелде. Аңа җәзаны суд билгели. Ир-атка 30 мең сум штраф һәм 1,5 ел җәяү йөрү яный”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев