Апаста салмыш тракторчыга җәзаны суд билгеләячәк
Исерткечләр кулланган килеш руль артына утыручылар очрап тора. Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә генә дә 2 салмыш шоферга беркетмә төзелгән.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
“Ир-ат көндезге сәгатьләрдә Сатмыш-Шыгай юлында тракторы белән идарә иткән чакта туктатылды. Аның исерткечләр кулланган булуы ачыкланды. Җәзаны суд билгели. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнергә мөмкин һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Интернет мәгълүматларына караганда:
- 30 г алкоголь кулланган кешенең акыл эшчәнлеге көче 12-26%ка кими;
- 60-100 г алкоголь кулланган кешегә ишеткәнен аңлау, күргәнен кабул итү өчен 1,5 тапкыр күбрәк вакыт кирәк;
- канында 0,41-0,60 г/л алкоголь концентрациясе булган кешенең күрү сәләте кими. Ул төсле юл билгеләрен, светофорны, юл сызыкларын аермый башлый. Караңгыда җәяүлене күрмәскә мөмкин;
- канында 3-5 г/л алкоголь концентрациясе булган кеше алкоголь белән агулана, бу вакыт сулыш алу органнарының параличы булырга һәм бу, ахыр чиктә, үлемгә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев