Апаста салмыш хатын-кыз шоферга беркетмә төзелгән
Салмыш килеш руль утыру беркемне дә бизәми. Гүзәл затларны бигрәк тә. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, августның беренче көннәрендә транспорт белән идарә итүче салмыш хатын-кызга беркетмә төзелгән.
(7 август, “Апастово-информ”).
Ул көндезге сәгатьләрдә руль артына утырып юлга чыккан.
“Исерек килеш руль артына утырганнарга җәза каты: 1,5-2 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф каралган. Әлеге шоферны да шундый ук җәза көтә”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев