Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш хатын-кызга беркетмә төзелгән

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре төнге рейдларны дәвам итә. Салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары да кырыслана.

(18 август, "Апастово-информ").


ЮХИДИ хезмәткәрләре төн уртасында район үзәгендә хәрәкәт итүче бер машинаны туктата. Шоферның исерткечләр кулланган булуына шик туа. Ләкин ханым күрсәтмә бирүдән һәм хастаханәгә барудан баш тарта.
"Административ хокук бозулар турындамы Кодекс нигезендә, медицина күрсәтмәсеннән баш тарту өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кодексның 12.26 маддәсе нигезендә, Закон таләпләрен үтәмәгән кеше 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла һәм таныклыгыннан 1,5-2 елга мәхрүм ителә", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X