Апаста салмыш шоферга 30 мең сум штраф яный
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары чираттагы рейдлары вакытында салмыш килеш руль артына утырган шофер белән очраша.
(15 июнь, “Апастово-информ“).
1985 елгы ир-ат “Калина“ машинасына утырып юлга чыга. Тикшерә башлагач, аның транспорт йөртергә хокукы да булмавы ачыклана. Шуның өстенә исерткечләр дә кулланган. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итте.
“Үз законын өстен куйган ир-атка 15 тәүлеккә кадәр иреген чикләү яки 30 мең сум штраф яный. Җәзаны суд билгели“, – диләр юл сакчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев