Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста штрафын вакытында түләмәгән 65 кешегә беркетмә төзелгән

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәгән шоферларны ачыклау буенча эш дәвам итә.

(13 апрель, “Апастово-информ“).


“Административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен 65 беркетмә төзелде. Узган ел 51 кешегә төзелгән иде. Бу узган ел белән чагыштырганда 27.5% ка күбрәк. Әлеге беркетмәләр буенча 5 шоферга карата административ арест кулланылган. Узган елның андый күренешләр белән очрашмадык“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Бурычы 10 мең сумнан артып киткән 2 транспорт чарасына арест салынган. Түләнмәгән административ штрафлары булган 2 кешегә карата карата суд приставларында махсус хокуктан файдалануга чикләүне кертүгә гариза җибәрелгән. Румбик Гәрәев шул хакта да белдерде.

“Штраф законлы көченә кергәч, 60 көннән дә соңга калмыйча (60 көн ирекле, 10 көн шикаять язу вакыты) түләнергә тиеш“, – ди районның баш юл инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев