Апаста шофер ханымны суд җәзасы көтә
Май аен маҗаралар белән башлаган ханыма 30 мең штраф түләргә туры килергә мөмкин.
(2 май, “Апастово-информ”).
Ул шулай ук 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан да колак кагачак.
“Максималь рөхсәт ителгән норма - бер литрга 0,16 мг алкоголь, ягъни бер литр канга 0,3 г. Арткан очракта штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган, ә кабат исерек килеш йөрткәндә гаепле кешегә төрмә срогы янарга мөмкин. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – юлларда таләпләр бердәй, кагыйдәләргә буйсынганда да, ташламалар ясалмый. Гомумән, руль артына исеркечләр кулланган хәлдә утыру беркемне дә бизәми”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев