Апаста штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклыйлар
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары бу көннәрдә штрафларын вакытында түләмәүче шоферларны ачыклау максатыннан рейдларга чыга.
(12 октябрь, “Апастово-информ”).
Узган атнада юл кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафын түләргә ашыкмаган 18 шофер белән очрашканнар.
Машина йөртүчеләр бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык барын яхшы беләләр. Тик, нигәдер, аны түләргә ашыкмыйлар.
-Штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Йә булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү җәзасы бирелә, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев