Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста тагын 2 шофер кими

Күп вакыт исерткечләр аңын томалаган кеше ни эшләгәнен соңыннан – айныгач кына аңлый. Бу юлы да шулай булган.

(22 февраль, “Апастово-информ”).


Ике салмыш ир-ат машиналарына утырып, Биеш авылына кибеткә килгән. Икенчесе, дустына яхшылып эшләргә теләпме, ни сәбәпледер, машина хуҗасын рульдән төшереп, транспорт белән үзе идарә итәргә булган. Тик, тиздән икесе дә правасыз калачак. Бу хакта берсе дә уйламаган. Күрәсең, алар юлларының уңышлы тәмамланасына, нинди зур көч аларга исән-имин кайтып җитәргә булышасына ышанган.

“Без очрашканда ир-атларның икесе дә исерткечләр кулланган иде. Медицина күрсәтмәләре дә шуны раслады. Аларның берсенә салмыш килеш руль артына утырган өчен, икенчесенә аек булмаган кешегә руль биргән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Маҗара яратучы райондашларга 30 мең сум күләмендә штраф яный һәм алар 1,5 елга транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Җәзаны суд билгели”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев