Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста тагын бер “салырга яратучы” правасыз калачак

Сентябрь ае кагыйдәләргә буйсынырга яратмаган тагын бер шофер өчен уңышсыз тәмамланды.

(4 сентябрь, “Апастово-информ”)



Көндезге сәгатьләрдә руль артына салмыш килеш утырып, район үзәгендә сәяхәт иткән шоферга беркетмә төзелгән. Медицина күрсәтмәләре дә аның салмыш булуын дәлилләгән.

“Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Аңа шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салына. Транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге башка кешегә тапшырган өчен дә шундый ук административ җаваплылык каралган”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев