Апаста тагын бер шофер правасыз калачак
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 8 ай эчендә исерткечләр кулланып руль артына утырган 41 шофер очраган.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә аларның сафы тагын бергә тулыланды. Күкшем авылында салмыш килеш руль артында йөргән ир-атка беркетмә төзелгән.
“Хәзер әлеге шофер суд карарын көтә. Аңа 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев