Апаста “Такси” операциясе 27 июльгә кадәр бара
Районда «Такси » операциясе 18 июльдән 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
(24 июль, “Апастово-информ”).
Агымдагы елның 6 аенда республикада җиңел таксилар гаебе белән 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 7 кеше яраланган.
“Кисәтү чарасы җиңел таксида пассажирлар йөрткәндә Федераль закон таләпләрен бозуларны булдырмауга, шулай ук әлеге категориядәге транспорт пассажирларын йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре өлкәсендә төп таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән. Операция вакытында автоинспекторлар пассажирлар йөртүнең законлылыгына, чит ил машина йөртүчеләренең хезмәт эшчәнлеген башкару хокукына, аларның миграция законнарын үтәвенә, шулай ук машина йөртүчеләргә рейс алды медицина тикшерүе һәм автомобильләрнең техник торышына, рейс алды контроле уздыру таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирәчәкләр”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев