Апаста тәрәзәсен каралтып йөрергә яраткан шоферларны тикшерәләр
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда каралтылган тәрәзәле транспорт ияләрен ачыклау буенча рейдлар уза. Чираттагы рейд әлеге кагыйдәне бозучыларга юнәлтелде.
(18 сентябрь, "Апастово-информ").
Машина тәрәзәләре тиешле таләпләргә туры киләме? Ул юлда куркыныч тудырмыймы?
Рейд вакытында төп игътибар машина тәрәзәләренә бирелә.
"Соңгы тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 шоферга беркетмә төзергә туры килде. Әлеге кагыйдә очрагында бер тапкыр гына штраф белән котылып була. Кабат эләккән очракта, административ кулга алу каралган", - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев