Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Татарстан чаңгы юлы-2014” ярышлары үтте.

Аның җиңүчеләре түбәндәгечә: Башлангыч сыйныфларда укучы Раян Нургалиев (Чүрибураш), Аяз Җамалетдинов һәм Камилла Сафина (Апас) яшьтәшләрен күпкә артта калдырды. 9 еллык мәктәпләр арасында финиш сызыгын иң алдан Апас мәктәбе укучысы Ринас Хәсәнов, Николай Ишуков (Т. Черкене), Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш) үтте. Кызлар арасында Алинә Кәлимуллина (Зур Күккүз), Илүзә Зарифуллина белән Диана...

Аның җиңүчеләре түбәндәгечә:

Башлангыч сыйныфларда укучы Раян Нургалиев (Чүрибураш), Аяз Җамалетдинов һәм Камилла Сафина (Апас) яшьтәшләрен күпкә артта калдырды. 9 еллык мәктәпләр арасында финиш сызыгын иң алдан Апас мәктәбе укучысы Ринас Хәсәнов, Николай Ишуков (Т. Черкене), Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш) үтте. Кызлар арасында Алинә Кәлимуллина (Зур Күккүз), Илүзә Зарифуллина белән Диана Нургалиева (Чүрибураш) җиңде. 11 еллык мәктәп укучылары арасында Раил Гайнетдинов (Зур Күккүз), Нәсим Хәйретдинов (аграр көллият), Илназ Сафиуллин (Апас), Фирүзә Яруллина (Зур Күккүз), Алисә Ибраһимова (Чирмешән), Лилия Хәйруллина (аграр көллият) финишка җиңүчеләр булып керделәр.

Оешма-предприятиеләр данын яклаган ир-егетләр һәм хатын-кызларга старт сызыгына берничә рәткә басарга туры килеп, ярышның баш судьясы Ринат Шәяхмәтов командасы белән дистанциягә берьюлы йөзләгән чаңгычы чыкты. Ранил Гайнетдинов, Ирек Галиуллин, Рамил Гафуров, Лиана Нургалиева, Людмила Кузьмина һәм Регина Салавиева финиш сызыгын иң беренчеләрдән булып үтте. Әгъзам Хәмидуллин, Фаил Вәлиев, Гүзәл Гайнетдинова, 73(!) яшьлек Юлия Заһретдинова ветераннар арасында җиңүче булып танылды. Иң яшь чаңгычы - Апастан Булат Сафин. Спорт, белән белән дус гаиләләр дә Апастан - Гыйсмәтуллиннар, Сафиннар, Әхмәтҗановлар һәм Фәхретдиновлар.

Командалар беренчелегендә урыннар ярышка килүчеләр саны буенча билгеләнде. "Ак Барс" МТК, Кызыл Тау авыл җирлеге һәм мәктәбе, Апас районара эчке эшләр бүлеге 12-15 кешелек команда белән катнашты.

Җиңүчеләргә бүләкләр һәм Диплом-Грамоталарны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев