Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Тоннель” кагыйдә бозучыларны ачыклый

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе оештырыла.

(17 август, "Апастово-информ").


16 августта "Тоннель" Каратун – Ульян юлының 77нче чакрымында үтә. Юл сакчылары юл кагыйдәсен бозучыларга, аеруча да куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә, аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларга игътибар бирә.
"Операция вакытында кагыйдә бозучы 8 шофер ачыкланды. Барысына да беркетмәләр төзелде. Арада куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр дә, тиешсез тизлек белән йөрүчеләр дә бар", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X