Апаста “Тоннель” салмыш шоферларны ачыклый
17 март көнне иртәнге сәгать 7дән 8гә кадәр районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә “Тоннель” операциясен уздыра.
(16 март, “Апастово-информ”).
“Тоннель” операциясе Свияжный бистәсендә үтә. Юлдагы һәр машинага игътибар биреләчәк. Руль артына утырып транспорт белән идарә итүче салмыш шоферларны ачыклау төп максат булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев