Апаста узган "Тоннель"дә кагыйдә бозучы 10 шофер ачыкланган
ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы "Тоннель" операциясен Свияжный бистәсендә уздырды.
(16 июль, "Апастово-информ").
Иртә белән эшкә баручы, юлга чыгучы һәр транспорт иясе игътибар үзәгенә алынды.
"Юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы 10 шоферга беркетмәләр төзергә туры килде. Бер машина техник төзексезлек аркасында штраф стоянкасына ябылды", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Кагыйдә бозучылар арасында транспортын иминиятләштермәүчеләр, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев