Апаста узган “Тоннель”дә куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә беркетмә төзелгән
Район үзәгендә иртәнге сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе узды.
(20 январь, “Апастово-информ”).
Рейд вакытында 4 кагыйдә бозучы ачыкланган.
“Куркынычсызлык каешын эләктермәгән 1 машина йөртүче, 3 пассажир очрады. Аларга кагыйдәләрне тагын кабат аңлатырга туры килде. Шоферлар да, пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә өйрәнеп бетә алмый. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында нәкъ менә иминлек каешының эләктерелмәгән булуы имгәнүгә, күп очракта үлемгә китерә”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев