Апаста узган “Тоннель”дә төп игътибар бала иминлегенә бирелде
.
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Тоннель” операциясе уздырды. Алар иртәнге сәгатьләрдә балалар бакчасы һәм мәктәп янәшәсендә шофер әти-әниләр белән очрашты. Бала иминлегенә төп игътибар бирелде.
- Юлда йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты буенча җиңел машинада балаларның буена, авырлыгына туры килгән куркынычсызлык җайланмалары булырга тиеш. Аннан башка 12 яшь тулганчы баланы алгы урындыкка, 7 яшь тулганчы арткы урындыкка утыртырга ярамый, - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев