Апаста узган “Тоннель”дә төп игътибар салмыш килеш руль артына утыручыларга бирелде
Свияжный- Каратун юлында “Тоннель” операциясе узды.
(30 январь, “Апастово-информ”).
Юл сакчылары һәм участок инспекторлары әлеге сәгатьләрдә юлда очраган һәр машинага игътибар бирде. Аеруча да руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар күз уңында булды. Ләкин салмыш шофер очрамады.
"”Тоннель” вакытында 8 беркетмә төзелде. Арада куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр, төзексез машина белән идарә итүчеләр бар”, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев