Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста велосипед белән юлда йөрүче балаларга кисәтүләр ясалган

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, җәй көне велосипед белән юлларда йөрүче балалар еш очрый.

(29 июль, “Апастово-информ”).




«Кечкенә балалар велосипедта бары тик ишегалды һәм паркларда гына йөри ала. Автомобиль юлына чыгу 14 яше тулган малай-кызларга гына рөхсәт ителә. Алар да тиешле кагыйдәләрне үтәргә, юлның уң як полосасыннан һәм юл читеннән генә барырга, рульдән кулны ычкындырмаска, рамына, багажник өлешенә кешеләр утыртмаска, уңга яисә сулга борылганда моны кул белән ничек күрсәтергә кирәклеген белергә тиеш. Җәяүле юлыннан чыкканда велосипедтан төшәргә һәм велосипедны этеп чыгарга кирәк. Башка шлем, тез һәм терсәкләр өчен махсус җайланмалар кию исә егылган очракта имгәнү һәм җәрәхәтләр алудан саклаячак. Әгәр балалар велосипедта йөрү кагыйдәләрен бозалар икән, аларга инспекторлар тарафыннан махсус “Стоп-карточка!” тутырыла һәм үзләре укый торган мәктәпкә җибәрелә, әти-әниләренә исә беркетмә төзелә», - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.



Җәй айларында 14 яше тулмаган килеш велосипед белән юлга чыккан 6 балага “Стоп-карточка!” төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев