Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Яшь инспекторлар” отрядлары нәтиҗә ясады

Район хакимиятенең утырышлар залында “Яшь инспекторлар” отрядлары эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шул ук вакытта “Иң яхшы яшь инспекторлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.

(20 май, “Апастово-информ”).


Бәйгедә 1 урынны – Апас мәктәбе,
2 урынны – Морзалар мәктәбе,
3 урынны – Табар Черкене мәктәбе яулады.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова, ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Әминов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев