Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Утырышта район халкының иминлеген тәэмин итү, яңа уку елын хәвеф-хәтәрсез башлап җибәрү, әти-әниләр, укучылар арасында кисәтү эшләрен көчәйтү, бала сәламәтлеген кайгырту бурычы куелды.

(19 август, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендә барган утырышта Татарстан Республикасы Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пономарев, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев 7 айлык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чараларына да тукталды.
“Дәүләт инспекциясенең һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычы – кеше тормышын, сәламәтлеген саклау, аларның хокук һәм мәнфәгатьләрен кайгырту, транспорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү. Агымдагы елда районда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 3 кеше вафат булды, 4 кеше, шул исәптән 1 бала тән җәрәхәтләре алды, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Агымдагы елда юл сакчылары 31 салмыш шофер белән очрашкан. 5 шофер транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш кабат руль артына утырып, шул ук хатаны кабатлаган.
Раиль Гатауллин үз чыгышында район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде. Балаларны машинада, мәктәп автобусларында йөрткәндә саклык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, яңа уку елы башлану белән профилактик чараларны арттырырга чакырды. Юлларның төзексезлегенә дә борчылуын белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов агымдагы елда юлларда башкарылган эшләргә тукталды. Утырышта юллардагы кимчелекләр дә телгә алынды.
Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X