Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апастагы «Тоннель» салмыш шоферларны ачыклый

Чираттагы «Тоннель» операциясе кичке сәгатьләрдә Иске Әнәле авылы янында узды.

(27 сентябрь, "Апастово-информ").


Юл сакчылары участок инспекторлары белән бергә һәр транспорт чарасын туктатып тикшерергә тырышты. Төп игътибар салмыш шоферларны ачыклауга юнәлтелде. 19.00-21.00 сәгатьләрдә алар юлда эшләде.

"Салмыш шофер очрамады. Тик, 3 шоферга төрле сәбәпләр белән беркетмә төзергә туры килде. Арада куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр, имин полисы булмаган шоферлар һәм төзек булмаган транспорт чарасы белән юлга чыгучылар очрады. Барысына да штраф түләргә туры киләчәк", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев