Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апастагы “Тоннель”дә правасыз шофер очраган

ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләрен берләштергән “Тоннель” операциясендә төп максат – балаларның иминлеген кайгырту иде.


 (1 декабрь, “Апастово-информ”). 
 



Төп игътибар балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләргә юнәлтелде. 
 
“Шофер әти-әниләр баланың иминлеген кайгырта. Туктатылган машиналарда иминлекне саклаучы махсус утыргычлар куелган, куркынычсызлык каешлары эләктерелгән иде. Тик үзләренең һәм пассажирларның иминлеген әһәмияткә санамый булып чыкты. 4 шоферга иминлек каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзергә туры килде. Әлегә кадәр салмыш килеш руль артына утырган өчен транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән бер шофер кабат юлга чыккан. Ул бу юлы аек хәлдә булса да, җавап бирергә туры килде ”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев