Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Бәйрәмдә ярышып, көч сынашып

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә районыбызда колачлы итеп төрле спорт ярышлары үткәрелде. Аларда барлыгы 350 дән артык яшь спортчы катнашты. Район үзәге Апаста бу көнне мәктәпнең зур спорт залында волейбол буенча район беренчелегенә ел башыннан бишенче турнир уздырылды. Бу көнне үткәрелгән спорт бәйрәмендә исә барлыгы 11 команда көч сынашты....

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә районыбызда колачлы итеп төрле спорт ярышлары үткәрелде. Аларда барлыгы 350 дән артык яшь спортчы катнашты.

Район үзәге Апаста бу көнне мәктәпнең зур спорт залында волейбол буенча район беренчелегенә ел башыннан бишенче турнир уздырылды. Бу көнне үткәрелгән спорт бәйрәмендә исә барлыгы 11 команда көч сынашты. Хатын-кызлар волейбол җыелма командалары арасында 1 урында - "Апас-1" командасы, икенче урында - Апас мәктәбенең яшь волейболчылары, 3 урынны - ДЮСШ командасы яулады. Каратунлылар һәм биешлеләр 4-5 урыннарны бүлештеләр. Ир-атлар волейбол командалары арасында Апас җыелма командасы беренче урында, сатмышлылар - икенче урынны яулады һәм кунакларыбыз - буалылар - өченче урында. Каратун, Сатмыш һәм Апас мәктәбенең яшь волейболчылары уены да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Морзалар мәктәбе спорт залында бу көнне яшь көрәшчеләр бәйгесе үткәрелде. Апас бозында хоккейчылар көч сынашты. Район мәдәният йорты фойесында өстәл теннисы буенча район беренчелегенә зур турнир үткәрелде.

Ярышларны оештыручы як - яшьләр эшләре һәм спорт комитеты белгечләренең һәм ДЮСШ тренерларының үз вазифаларына бик җаваплы карауларын бу көнне күпсанлы тамашачылар аерым билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования