Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Биеш мәктәбендә Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган волейбол ярышлары узды

- Егет кеше - Ватан сакчысы һәм ул сәламәт, кыю тәвәккәл булырга тиеш. Кызлар исә зифа буй, чибәрлек яклы. Боларның бөтенесенә спорт, сәламәт яшәү рәвеше белән дус булып кына ирешергә мөмкин, - диде мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов 11 декабрьдә районкүләм волейбол турнирын ачу тантанасында. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат...

- Егет кеше - Ватан сакчысы һәм ул сәламәт, кыю тәвәккәл булырга тиеш. Кызлар исә зифа буй, чибәрлек яклы. Боларның бөтенесенә спорт, сәламәт яшәү рәвеше белән дус булып кына ирешергә мөмкин, - диде мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов 11 декабрьдә районкүләм волейбол турнирын ачу тантанасында. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов, спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин җиңүче командаларга күчмә кубок тапшыру, бүләкләү тантанасында ел ахырына кадәр һәм быелгы кышкы каникулларда районда уннан артык спорт ярышлары үткәреләчәген белдерделәр.

Кызлар арасында беренче урынны Апас мәктәбе, икенче урынны районның "Зөя" агрофирмасы данын яклаган җыелма команда яулады, яшь волейболчыларны ярышларга Апас мәктәбенең абыйлы-энеле физкультура укытучылары Равил һәм Рәмис Гыйззәтовлар әзерләгән. Өченче урында Чирмешән мәктәбе кызлар командасы. Аның тренеры Рафил Миңнуллин үз шәкертләре һәм командасы уңышлары белән горурлана ала! Болынбалыкчы (тренер - Рафик Шаһиәхмәтов), Каратун (тренер - Зөфәр Нигъмәтҗанов) һәм Биеш (тренер - Рамил Мөхетдинов) мәктәпләре командалары да волейбол мәйданчыгында лаеклы уен күрсәтә алдылар.

Егетләр арасында озак барган уен нәтиҗәләре буенча беренчелек Апас аграр көллияте командасында (тренер - Алмаз Мифтахов). 2-3 урыннарны Каратун һәм Апас командалары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев