Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Иминлек дәресе

Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Саба, Кукмара, Әлки, Алексеевск, Спас һәм тирә-як районнардан килгән 230 бала сәламәтлеген ныгыта. Күңелле лагерь тормышыннан алар барысы да канәгать. Бүген Казанның "Яшьлек" театр студиясе артистлары аларга "Светофор ялгышмый" дигән спектакль бүләк иттеләр. Спектакльдән соң район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викторина булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев,...

Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Саба, Кукмара, Әлки, Алексеевск, Спас һәм тирә-як районнардан килгән 230 бала сәламәтлеген ныгыта. Күңелле лагерь тормышыннан алар барысы да канәгать. Бүген Казанның "Яшьлек" театр студиясе артистлары аларга "Светофор ялгышмый" дигән спектакль бүләк иттеләр. Спектакльдән соң район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викторина булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, инспектор Рамил Гафуров иң элек юлларда үзеңне дөрес тоту, кагыйдәләрне үтәп имгәнүләрсез йөрү турында чыгышлар ясадылар. Викторинада иң актив катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Свияга Дэвеш