Бәйрәм спорт чаралары белән дәвам итә
Әле яңа гына тантаналы шартларда ачылып, кулланышка тапшырылган “Апас” Зур спорт комплексы һәм “Дельфин” бассейнында Республика көнендә тәүге ярышлар да үткәрелде.
Әле яңа гына тантаналы шартларда ачылып, кулланышка тапшырылган “Апас” Зур спорт комплексы һәм “Дельфин” бассейнында Республика көнендә тәүге ярышлар да үткәрелде. Бу көнне 9-15 яшьлек ир-егетләр 50 метрга йөзүдә көч сынашты. Спорт комплексының зур волейбол-баскетбол залында кызлар һәм хатын-кызлар командалары арасында иң көчлеләр ачыкланды.
Республика көнендә Апаска кунакка кайткан Кукмара кызы Нәфисә Салихова, Ерак Молдавиядә туып үсеп, күптән Апасны үз иткән Людмила Балога, аның кызы Николетта, оныклары Родика белән Адриана, Гөлнур Тимербаева, Надежда Орлова һәм башка апаслылар, кунаклар һәр спорт ярышын кызыксынып тамаша кылды һәм үзләре дә бик теләп катнашты. Янәшәдәге ачык спорт мәйданчыгында исә районкүләм мини-футбол ярышлары үтте. Кичке якта “Алтын алка” Боз Сараенда районкүләм ачык хоккей уеннары башланачак. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев