Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Спартакиада көчлеләрне сайлый

Узган атнада мәгариф хезмәткәрләре үзләренең ни дәрәҗәдә җитез, көчле булуларын тагын бер кат исбатладылар. Районкүләм кышкы Спартакиада игълан ителү белән һәр мәктәп коллективы ярышлар үткәреп үзенең иң көчле укытучыларыннан команда туплады. 9 февраль көнне командалар, барлыгы 150 кеше, үзләренең җиңәчәкләренә ныклы ышаныч белән Апас мәктәбенә җыелдылар. Сигез төрле бәйгедә үзләрен...

Узган атнада мәгариф хезмәткәрләре үзләренең ни дәрәҗәдә җитез, көчле булуларын тагын бер кат исбатладылар. Районкүләм кышкы Спартакиада игълан ителү белән һәр мәктәп коллективы ярышлар үткәреп үзенең иң көчле укытучыларыннан команда туплады. 9 февраль көнне командалар, барлыгы 150 кеше, үзләренең җиңәчәкләренә ныклы ышаныч белән Апас мәктәбенә җыелдылар. Сигез төрле бәйгедә үзләрен күрсәтте алар бу көнне. "Алтын алка" Боз сараенда шорт-тректан башладылар. 300-500 метрлы дистанцияне тимераякта шуып әйләнгәч, аларны стадион каршы алды. Чыныккан мәгариф хезмәткәрләре биредә дә каушап калмадылар. Өстәл теннисы, аркан тарту, гәүдәңне төз тотып күтәрелү, баскычтан тартылу, дартс, шашка буенча бәйгеләрдә һәркайсы актив катнашты. Спортзал шаулап торды бу көнне. Физик яктан нык, чыныккан укытучыларның укучылары да алар җиңүләрен кабатларлар дигән ышаныч, өмет туды күңелдә. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина да спортчы - укытучыларның шулкадәр бирелеп, чын күңелдән ярышуларыннан канәгать булып, җылы сүзләре белән һәркайсын рухландырып торды. "Казаныбызда узачак Универсиада аерым бер этәргеч булды. Хезмәткәрләребез республикакүләм бәйгеләрдә дә сынатмаслар", - диде ул.

Гомуми нәтиҗәләр буенча командалар арасында беренче урынга Апас мәктәбе, икенче урынга Каратун һәм өченче урынга Азбаба мәктәбе командалары чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада учителей