Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Чаңгы ярышларында һәрчак алдынгы

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әйе, чыннан да бу әйтем Олы Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллинага туры киләдер. Рузиләнең әтисе Мәхмүт тә яшьтән спортны яратып үсә, мәктәптә укыган елларында төрле район ярышларында катнашып призлы урыннар яулый. Кызы Рузиләнең үзенә охшап спортка тартылуын күреп аңа ярдәм итәргә алына. "Бездә чаңгыда тимераяк алымы белән...

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әйе, чыннан да бу әйтем Олы Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллинага туры киләдер. Рузиләнең әтисе Мәхмүт тә яшьтән спортны яратып үсә, мәктәптә укыган елларында төрле район ярышларында катнашып призлы урыннар яулый. Кызы Рузиләнең үзенә охшап спортка тартылуын күреп аңа ярдәм итәргә алына. "Бездә чаңгыда тимераяк алымы белән йөрергә юллар ясарга мөмкинлек булмагач, үзем җаен таптым, шәхси йөк машинасы артына бетон плитә тагып йөреп тимераяк алымы белән йөрергә трасса ясадым. Кар яуган саен әйләнеп юлын рәтләп торам", - ди Мәхмүт. Әтиле-кызлы шулай тырышкач, нәтиҗә озак көттерми. Тимераяк алымын ныклап үзләштергән Рузилә 5 класста укыганда ук төп мәктәпләр арасында районкүләм узган чаңгы ярышларында призлы урын яуларга ирешә. Шуннан бирле үткәрелгән ярышларда бер генә тапкыр да бүләксез калганы юк Рузиләнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжи лыжня