Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Чит җирләрдә дә сынатмадылар...

18-20 декабрьдә Нижегородск өлкәсендә самбо спорт төре буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда республикабыз җыелма командасы составында Апас самбочылары да катнашты. Апас балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Изилә Сафина, Ләйсән Йосыпова һәм Ранис Борһанов үз үлчәү категорияләрендә көчләрен сынадылар. Кызлар ярышта 1994-95 елгы кызлар арасында 3нче урынны...

18-20 декабрьдә Нижегородск өлкәсендә самбо спорт төре буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда республикабыз җыелма командасы составында Апас самбочылары да катнашты. Апас балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Изилә Сафина, Ләйсән Йосыпова һәм Ранис Борһанов үз үлчәү категорияләрендә көчләрен сынадылар. Кызлар ярышта 1994-95 елгы кызлар арасында 3нче урынны яуладылар. Шулай ук махсус яшүсмерләр арасында узган ярышларда да сынатмадылар алар. Изилә 2нче, Ләйсән 5нче урыннарга лаек булды. Ранис та көрәшләрдә үзен көчле самбочы итеп күрсәтте. Кызганычка каршы, ярышлар барышында җәрәхәтләнү сәбәпле, 8 көчле самбочылар исемлегенә керә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпионат