Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Солдатлар туган җирдә

    Районга хәрби комиссар булып Илшат Паймурзин билгеләнгәч, менә инде 5 ел рәттән 10 нчы сыйныфны тәмамлаган егетләр-булачак солдатлар өчен махсус җәйге хәрби җыен үткәрелә. "Аҗаган" да шул ук яшьтә... Баштагы бер-ике елда хәрби җыен Морзалар авылы өстендәге урман читендә үтсә, соңрак табигатебезнең иң матур урыны- Зөя буе, Кыз тавы итәгенә...

    Районга хәрби комиссар булып Илшат Паймурзин билгеләнгәч, менә инде 5 ел рәттән 10 нчы сыйныфны тәмамлаган егетләр-булачак солдатлар өчен махсус җәйге хәрби җыен үткәрелә. "Аҗаган" да шул ук яшьтә...

    Баштагы бер-ике елда хәрби җыен Морзалар авылы өстендәге урман читендә үтсә, соңрак табигатебезнең иң матур урыны- Зөя буе, Кыз тавы итәгенә сыенган "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәген сайлап алу дөресрәк булды. Быелгысына Апас һәм Кайбыч районнарыннан 115 яшүсмер килде. Тормыш куркынычсызлыгы һәм хәрби әзерлек дәресләре укытучылары җитәкчелегендә 70әр кешегә исәпләнгән хәрби палаткалар урнаштыргач, "Дәвеш хәрби гарнизонында" 5 көнлек чын солдат тормышы башланды. "Подьем" иртәнге алтыда, "Отбой" кичке унда. Һәр яшүсмер автомат тотып, "хезмәттәшләренең" тыныч йокыларын саклады. Хәрби кыр кухнясы казанында үзләре үк пешергән аш, "солдат боткасы"ның тәмен алар озак онытмас әле. "Гарнизон" башкомандующие Айрат Мәрданов малайларга кырыс, кайгыртучан "әти", һәм командир булды. "Солдатлар" өчен бик җентекләп уйланылган хәрби- спорт уеннары исә иртәнге җидедән кичке тугызга чаклы барды. Егетләрне иң кызыктырганы, әлбәттә инде, чын Калашников автоматыннан ату күнекмәләре иде.

    Төрле ярышларда җиңүчеләргә Диплом-Грамоталар тапшырганда егетләрнең күзләренә карадым, янып тора иде алар! "Мин дә солдатка барачакмын абый, мин кешедән кимме әллә? Туганнарым, әти-әнием һәм кызлар алдында горурланып сөйләрлек итеп хезмәт итәчәкмен", - диде шулчак бөтерчек кенә буйлы бер малай.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: