Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Сүзе эштән аерылмый

Иганәче Рөстәм Мингазиев быел дүртенче ел инде туган авылы Иске Йомралыда хоккей ярышлары оештыра. Дүрт елдан бирле аның күчмә кубогы өчен Каратун, Апас, Борнаш һәм Йомралы мәктәпләренең җыелма командалары көч сынаша. Укучыларны бергә туплап, аларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен җан атып йөргән Рөстәм бу эшкә ничек алынган соң?...

Иганәче Рөстәм Мингазиев быел дүртенче ел инде туган авылы Иске Йомралыда хоккей ярышлары оештыра. Дүрт елдан бирле аның күчмә кубогы өчен Каратун, Апас, Борнаш һәм Йомралы мәктәпләренең җыелма командалары көч сынаша. Укучыларны бергә туплап, аларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен җан атып йөргән Рөстәм бу эшкә ничек алынган соң? Мине кызыксындырган сорауга ул болай җавап бирде: "Мин 5 класстан бирле хоккей уйныйм. Эшли башлагач та аннан аерылмадым. Хоккейчы егетләрнең "без үзебез өчен генә уйныйбыз, башкалар белән ярыш оештырсак әйбәт булыр иде" дигән сүзләре мине уйландыра калды, шуннан эшкә тотындым. Барлык чыгымнарны - бүләкләр, туклануны да үз өстемә алдым. Ризык пешерүчеләргә рәхмәт. Тәмле итеп хәзерләп егетләрне дә, килгән кунакларны да сыйлыйлар. Бу ярышны мәктәп командалары көтеп кенә торалар. Яшьләргә шундый файдалы шөгыль табуыма үзем дә сөенәм".

9 февраль көнне дә мәктәп яны хоккей мәйданчыгы аерым бер бәйрәм төсмере алып янә гөр килеп торды. Ярышта катнашучыларга көч биреп торучылар да шактый күп иде. Узган елгы ярышта күчмә кубокны үзләрендә калдырган йомралылар аны җибәрмәс өчен шактый тырыштылар. Тик шулай да Апас командасы көчлерәк булып чыкты, кубокны алар алып киттеләр. Беренче өч урынны Апас, Йомралы, Борнаш командалары бүлештеләр. Һәр команда бер-берсен тәбрикләп, уңышлар теләп, киләсе елга кабат очрашырга сөйләшеп һәм әлбәттә инде Рөстәм абыйлары Мингазиевка рәхмәтле булып таралыштылар. Бу игелекле эшең дәвамлы булсын, Рөстәм!

Рәсемдә: иганәче Рөстәм Мингазиев яшь хоккейчылар Илназ Әхмәдуллин, Азат Солтанов һәм Илназ Ибәтовка киңәшләрен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей