Дәүләт автоинспекциясе дәүләт хезмәтләре порталыннан кулланырга тәкъдим итә
Электрон хезмәтләрнең уңайлылыкларын елдан-ел күбрәк сизәбез.
(26 июль, "Апастово-информ").
ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү һәм башка бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә.
Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен иң элек www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле хезмәт төрен сайларга кирәк. Алга таба «Хезмәттән файдалану» төймәсенә басып, иминиятләштерү белешмәсе (СНИЛС) номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм сайтта күрсәтелгән тәртиптә гаризаны тутыру мөһим. uslugitatar.ru Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында кесә телефоны номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм «ЮХИДИ һәм автохезмәтләр» бүлеген сайларга кирәк.
Тапшырылырга тиешле документлар исемлеге gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru сайтларында урнашкан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев