Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Ватаныңны ярат, ул бер генә

Морзалар мәктәбе быел "Аҗаган" хәрби - патриотик спорт уеннары зонакүләм турнирын үткәрү хокукын яулады. Бу сынауны мәктәп коллективы уңышлы үтте, 20 сентябрьдә мәктәп яны стадионында республиканың 6 районы командалары һәм күпсанлы тамашачылар катнашында узган бәйге нәтиҗәләре әнә шуны раслый. Бу зонакүләм ярышта Апас данын Борнаш мәктәбенең "Җиңү" хәрби-патриотик клубы җыелма...

Морзалар мәктәбе быел "Аҗаган" хәрби - патриотик спорт уеннары зонакүләм турнирын үткәрү хокукын яулады. Бу сынауны мәктәп коллективы уңышлы үтте, 20 сентябрьдә мәктәп яны стадионында республиканың 6 районы командалары һәм күпсанлы тамашачылар катнашында узган бәйге нәтиҗәләре әнә шуны раслый.

Бу зонакүләм ярышта Апас данын Борнаш мәктәбенең "Җиңү" хәрби-патриотик клубы җыелма командасы яклады һәм призлы икенче урынны яулады. Берничә этаптан торган ярышларда - стройда йөрү, җыр башкару, пневматик мылтыктан ату, турникта, аркылы брусларда спорт күнекмәләре үтү, противогаз киеп һәм вакытка йөгерү, АКМ автоматын сүтеп-җыюда борнашлылар гомумән беренчелекне кулларыннан ычкындырмадылар. Тик менә "Хәрби Листок", плакатлар ярышында, һәм махсус киемнәр экипировкасы кебек бәйгеләрдә тирә-күрше Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары командаларына сыната төштеләр. Тик бу гына борнашлыларның җиңәргә теләү хисен сүрелдерә алмады. Киресенчә, булачак ярыш - конкурсларда бу юнәлешкә игътибар артачак дип сүз берләштеләр егетләр һәм кызлар. Команданы ярышка әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытучысы Айдар Хәйруллин бу сүзләрне күәтләп болай дип өстәде:

- Командабыз былтыр республикакүләм "Россия патриотлары булып үсәбез" конкурсында катнашып, 18 команда арасында бик лаеклы чыгыш ясады. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан буенча икенче урын яуладык. Бүгенге командабыз составында да күбесенчә шул ук балалар чыгыш ясадылар. Отряд командиры, 10 сыйныф укучысы Руслан Тәхәвиевне оста оештыручы, дустанә һәм ярдәмчел булганы өчен хәрби тәртип буенча командирларына берсүзсез буйсынучы яшьтәшләре бик хөрмәт итә һәм аңа ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зарница Ажаган