Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

“Дулкын” дулкыннары шауласын!

Моңа кадәр Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төрле түгәрәк-секцияләрендә 700ләп бала шөгыльләнә иде әле. Район үзәгендәге "Дулкын" бассейны файдалануга тапшырылгач та, алар саны тагын 105кә артып, 818гә җитте. Секцияләр саны да үсте - хәзер спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр өчен барлыгы 11 спорт түгәрәге бар. Шуңа да, укучылар Спартакиадасы программасына яңа...

Моңа кадәр Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төрле түгәрәк-секцияләрендә 700ләп бала шөгыльләнә иде әле. Район үзәгендәге "Дулкын" бассейны файдалануга тапшырылгач та, алар саны тагын 105кә артып, 818гә җитте. Секцияләр саны да үсте - хәзер спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр өчен барлыгы 11 спорт түгәрәге бар.

Шуңа да, укучылар Спартакиадасы программасына яңа спорт төре өстәлде. Әйтергә кирәк, йөзү белән шөгыльләнү өчен "Дулкын"да шартлар бер дигән. Нәкъ шәһәрнеке дәрәҗәсендә, биредәге юыну, душ бүлмәләре, сауна исә затлылыгы буенча аларның кайберләрен узып та китәдер, мөгаен.

Йөзү түгәрәге тренерлары сүзләренчә, күнегүләрне балалар ике-өч төркемгә бүленеп үтәләр. Кыз балалар өчен аерым вакыт билгеләнгән. Хәер, бассейн суы бер дә тынып тормый. Район үзәгендә яшәүче өлкән яшьтәге ветераннар белән беррәттән бассейнга су коенырга, сәламәтлекләрен ныгытырга дип авыллардан да бик күпләр килә икән.

Бассейнда дус-тату коллектив эшли. Аның мөдире Фидаил Фәхретдинов, тренерлар Руслан Гайнуллин белән Динар Галиев, шәфкать туташы Фидания Галәветдинова, администратор Зөлфия Хәмдиева бирегә килүчеләр өчен һәрчак җайлы, уңайлы шартлар булдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дулкын