Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

“Дулкын”да өлкәннәр ярышы

Районда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шушы ункөнлек кысаларында өлкәннәр төрле спорт чараларында көчләрен сыныйлар. Әле яңа гына шашка-шахмат ярышларында катнашсалар, инде менә 4 октябрьдә йөзү осталыкларын күрсәттеләр. "Дулкын" бассейнында алар өчен йөзү ярышлары оештырылды. Апалар, абыйлар ярыш вакытында бер дә югалып калмадылар, ирекле йөзү белән 18 метр араны җитез үттеләр....

Районда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шушы ункөнлек кысаларында өлкәннәр төрле спорт чараларында көчләрен сыныйлар. Әле яңа гына шашка-шахмат ярышларында катнашсалар, инде менә 4 октябрьдә йөзү осталыкларын күрсәттеләр. "Дулкын" бассейнында алар өчен йөзү ярышлары оештырылды. Апалар, абыйлар ярыш вакытында бер дә югалып калмадылар, ирекле йөзү белән 18 метр араны җитез үттеләр. Хатын-кызлардан беренче урынны - Фәридә Еремиева, икенче урынны - Миләүшә Вәлиуллина, өченче урынны - Гөлбану Фәизова яулады. Ир-атлардан беренче урында - Фәрит Дәүләтшин, икенче урында - Разыйм Нурмиев, өченче урында - Мәсгуть Маннапов. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бассейн